Мөслим районыннан гаилә «Семья года» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр арасында

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

2023 елда сигезенче тапкыр «Семья года» Бөтенроссия конкурсы узды. Оештыручылар – Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды, ил субъектларының башкарма хакимият органнары.

Бөтенроссия конкурсы традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга, ныгытуга һәм алга этәрүгә юнәлдерелгән.

Быел конкурска илнең 86 субъектыннан 384 гариза тапшырылган.

«Семья года» төбәк конкурсларында катнашучы гаиләләр саны шактый артты. 2023 елда төбәк конкурсларында 3 444 гаилә катнашкан, бу 2020 елда катнашучылар саныннан 46,8 % артык.

«Семья года» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне билгеләү максатыннан, төбәк конкурсларында җиңүче гаиләләр турында материалларга бәйсез эксперт бәяләмәсе үткәрелде. 2023 елгы конкурста җиңүче 85 гаилә билгеләнде, шул исәптән: «Күпбалалы гаилә» номинациясе буенча 13 гаилә, «Яшь гаилә» номинациясе буенча 16 гаилә, «Авыл гаиләсе» номинациясе буенча 19 гаилә, «Алтын гаилә» номинациясе буенча 16 гаилә, «Традицияләрне саклаучы гаилә» номинациясе буенча 21 гаилә.

Татарстанның Мөслим районы Метрәй авылыннан Айрат һәм Айгөл Шәйгардановлар гаиләсе «Яшь гаилә» номинациясендә җиңүчеләр арасында.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикада «Семья года» региональ конкурсы кысаларында өстәмә номинацияләр билгеләнде. Мәсәлән, Татарстан гаиләләре түбәндәге өстәмә номинацияләрдә катнашу өчен гариза бирә алдылар: «Фермер гаиләсе», «Иҗади остаханә», «Буыннар бәйләнеше», «Гаилә һәм җәмгыять», «Уңыш баскычлары», «Тәрбиягә алган гаилә».

Конкурста җиңүче гаиләләрне бүләкләү тантанасы Мәскәүдә 16–18 октябрьдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International