Әлмәт муниципаль районының социаль яклау идарәсендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Мин – тылсымчы» конкурсына йомгак ясадылар.
Конкурс инде 14 ел рәттән үткәрелә. Беренче көннән алып аның оештыручысы – «Постройка +» журналы җитәкчесе Марина Власова.
Быел конкурска 45 эш килде. Бер автор да игътибарсыз калмады – шарлар, бүләкләр, тәм-томнар салынган пакетлар һәм дипломнар барлык катнашучыларга тапшырылды. Шулай ук балалар һәм ата-аналар өчен фуршет өстәле оештырылган иде. Бүләкләүләр арасында шоу-программа барды. Кунаклар өчен аквагример, Әлмәт урам театры актерлары эшләде.
«Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре чараны үткәрүдә ярдәм күрсәттеләр.