Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге 2023 елда «Яңа офыклар» проекты белән Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды грантын отты. Акча Өй микротернәкләндерү үзәген булдыруга бүлеп бирелгән. Конкурс 2027 елга кадәрге чорга Балачак унъеллыгы кысаларында үткәрелә торган чаралар планына керә.
Бөгелмә шәһәренең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Скаут кызлары ассоциациясе» төбәкара балалар иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Туган ил сулышын саклыйбыз» проектын гамәлгә ашыра башлады. Проект «Татар милли мәдәниятен үстерү һәм традицияләрне саклау» номинациясендә 2023 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында җиңүче булды.
Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән кертелгән «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы мәгълүмати чара үткәрде. Гражданнарга социаль контракт төзү һәм үзмәшгуль буларак теркәлү тәртибе турында сөйләделәр.
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен иганәчеләр бәйрәм оештырдылар. Чара учреждениене төзекләндерү буенча «Уңайлы оя» хәйрия проектын тәмамлады.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында «Иртә ярдәм: балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара мөнәсәбәтләр» дигән темага ведомствоара түгәрәк өстәл узды.
Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Балаларга коррупция турында» дигән мәгълүмати сәгать үткәрделәр. Чара балаларда коррупциягә каршы караш формалаштыру өчен шартлар тудыру максатыннан оештырылды.
«Трубостройинжиниринг» ҖЧҖ 249 хезмәткәргә 21 048,6 мең сум түләде.
Министрлыкның Республика ресурс үзәге даими рәвештә үз вәкаләтләре кысаларында террорчылык идеологиясенә каршы тору чараларын гамәлгә ашыруда катнашкан тармак хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүне тәэмин итә.
30 октябрьдә Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Сурдотәрҗемәче көненә багышланган дәрес узды.
Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә онлайн режимда эш бирүчеләр белән киңәшмә уздырдылар. Мәшгульлек үзәге тарафыннан предприятиеләрне кадрлар белән тәэмин итү өчен дәүләт хезмәтләренең тулы исемлеген күрсәтү мәсьәләсе каралды.