Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән кертелгән «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы мәгълүмати чара үткәрде. Гражданнарга социаль контракт төзү һәм үзмәшгуль буларак теркәлү тәртибе турында сөйләделәр.
Социаль контракт төзү өчен нинди документлар кирәк, аны гамәлгә ашыру вакыты күпме, үзмәшгульлекне ничек рәсмиләштерергә, ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә – бу һәм башка сорауларга район халкы җаваплар алды. Шулай ук чарада катнашучылар социаль контракт төзегән гражданның бурычлары турында да белделәр.