Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында «Иртә ярдәм: балаларга һәм аларның гаиләләренә иртә ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара мөнәсәбәтләр» дигән темага ведомствоара түгәрәк өстәл узды. Тема буенча фикер алышуда район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рифат Идрисов, социаль яклау бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Динар Билалов, «Бәләкәч» балалар бакчасы мөдире Наилә Самиева, «Өмет чаткысы» үзәге директоры Гөлсинә Шәйхелисламова, үзәк белгечләре, шулай ук тернәкләнүче балаларның әти-әниләре катнашты.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар билгеләп үткәнчә, җәмәгатьчелек алдында торган төп проблема – гаиләләрнең иртә ярдәм алу мөмкинлекләре һәм ысуллары турында хәбәрдарлылыгы начар булуы. Утырыш барышында бу мәсьәләне хәл итүнең төрле ысуллары тәкъдим ителде.