Бөгелмә шәһәренең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге «Скаут кызлары ассоциациясе» төбәкара балалар иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Туган ил сулышын саклыйбыз» проектын гамәлгә ашыра башлады. Проект «Татар милли мәдәниятен үстерү һәм традицияләрне саклау» номинациясендә 2023 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында җиңүче булды.
Проектны гамәлгә ашыру «Яңарыш» үзәге базасында узачак. Проект кысаларында тематик студияләр эшен оештыру аша балаларның милләтара аралашуы өчен шартлар тудырылачак: «Китап» мобиль китапханәсе, «Балачак» мультстудиясе, «Тәмле аш» кулинар студиясе, «Нәкыш» иҗат студиясе, «Лингвотворчество» студиясе.
Иҗади студияләрдә мастер-класслар, интерактив уеннар, костюмлы кичәләр, милли ризыкларны дегустацияләү, кызыклы кешеләр, үз эшенең профессионаллары, билгеле бер телдә сөйләшүчеләр белән очрашулар, шулай ук халык мәдәнияте бәйрәмнәрен оештыру планлаштырыла.
Проектны гамәлгә ашыру балаларны иҗатка, телне өйрәнүгә тартуга, милли традицияләрне саклауга этәрәчәк. Проект планын тормышка ашыруның кульминациясе милли Сабантуй бәйрәме булачак.