Мамадыш районы балалары белән коррупциягә каршы юнәлештәге дәрес үткәрделәр

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Балаларга коррупция турында» дигән мәгълүмати сәгать үткәрделәр. Чара балаларда коррупциягә каршы караш формалаштыру өчен шартлар тудыру максатыннан оештырылды.

Укучыларга презентация күрсәтелде, аннан соң аларга төрле биремнәр тәкъдим ителде. Балалар проблемаларны хәл итү юлларын эзләделәр, яхшы гамәлләрне начарлардан аерырга тырыштылар. «Без чиста куллар өчен» интеллектуаль уены вакытында алар кәгазьдә нинди игелекле һәм намуслы гамәлләр эшләгәннәрен яздылар.

Очрашу бик файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International