Чара «Игелекле эшләр көне» девизы астында узды һәм Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләрен физик культура белән шөгыльләнүгә һәм сәламәт яшәү рәвешеә җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.
Актив уеннар физик активлыкны үстерүгә генә түгел, ә команда рухы, җиңүгә омтылыш формалаштыруга да ярдәм итә. Спорт бәйрәмендә балаларны актив уеннар һәм күңел ачулар көтте. «Барс» балалар хоккей командасы уенчылары тәҗрибә һәм хоккей күнекмәләре белән уртаклаштылар, приютта тәрбияләнүчеләрне хоккей экипировкасы белән таныштырдылар.
Шулай ук балалар ТР Хоккей федерациясеннән һәм «Ак Барс» хоккей клубыннан бүләкләр алдылар.