Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Мария Исаева балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән җенси кагылгысызлык турында әңгәмә үткәрде.
Инвалидлар декадасы кысаларында Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Игелекле эшләр» акциясе узды. Ул өйдә социаль хезмәт алучы инвалидларга адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Казанда инвалидлар декадасы кысаларында «ЛУЧ – хис итә белүче кешеләр» иҗади фестиваленең гала-концерты узды. Фестиваль мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрдә актив тормыш позициясен формалаштыруга юнәлдерелгән, шулай ук ул талантлы башкаручыларны бер сәхнәдә берләштерергә ярдәм итә.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында стена панносын ясау буенча мастер-класс инвалидлар декадасына туры китерелде. Чараны район мәдәният йортының «Шатлык остаханәсе» иҗат түгәрәге җитәкчесе Татьяна Тимербаева үткәрде. Мастер-класс «Татнефть» хәйрия фонды конкурсында грант алучы «Яхшылык энергиясе» проектын тормышка ашыру кысаларында узды.
Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә логопед Гөлүсә Шәрипова ата-аналар өчен «Китапның тылсымлы дөньясы» дигән семинар-практикум үткәрде. Чараның максаты – ата-аналарның педагогик грамоталылыгын арттыру.
Инвалидлар декадасы һәм «Юмарт сишәмбе» хәйрия эшләрен үстерү инициативасы чаралары кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре концерт программасы белән Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар.
Минзәләдә «Юбилейный» спорт мәктәбе базасында инвалидлар декадасына багышланган «Җиңү» чарасы узды. Аны халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белән бергә спорт-массакүләм эш буенча директор урынбасары Светлана Вильданова һәм укыту-спорт эше буенча директор урынбасары Елена Воронова оештырды.
Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Юлда куркынычсызлыкның төп кагыйдәләре» дигән рәсем конкурсы үткәрде.
Халыкара инвалидлар көне кысаларында Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен «Ярдәм кулының җылысы» очрашуы үткәрелде.
Инвалидлар декадасы кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар янына Минзәлә муниципаль районы Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов һәм Аю авылының иҗтимагый үзәге хезмәткәрләре килеп киттеләр.