Инвалидлар декадасы кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр янына Минзәлә муниципаль районының Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов һәм Аю авылының иҗтимагый үзәге хезмәткәрләре килде.
Интернат-йортта Аю авыл җирлегеннән дүрт социаль хезмәт алучы яши. Кунаклар яшәү шартлары белән таныштылар, туган якларыннан сәламнәр тапшырдылар һәм күчтәнәчләр тапшырдылар.