«Өмет чаткысы» үзәге тәрбияләнүчеләре өлкәннәргә бәйрәм бүләк итте

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Инвалидлар декадасы һәм «#Юмарт сишәмбе» хәйриячелек инициативасы чаралары кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр концерт программасы белән Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар. Балалар башкаруындагы җырлар, биюләр, шигырьләр беркемне дә битараф калдырмады.

Музыка җитәкчесе Ләйсән Галиева әйтүенчә, мондый очрашулар төрле буыннарга берләшергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International