Стена панносы ясау буенча мастер-класс Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында инвалидлар декадасына багышланды. Чараны район мәдәният йортының «Шатлык остаханәсе» иҗат түгәрәге җитәкчесе Татьяна Тимербаева үткәрде. Мастер-класс «Игелек энергиясе» проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды, ул «Татнефть» хәйрия фонды конкурсында грант алучы булды.
Татьяна Тимербаева җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар Яңа елга бизәк ясадылар. Дәрес катнашучыларга бик ошады, алар бергәләп кул эшләре белән рәхәтләнеп фотога төштеләр.
Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова сүзләренчә, социаль партнерлык кысаларында мондый иҗади чаралар интернат-йортта еш уза. Аларны район туган якны өйрәнү музее, китапханә, гимназия һәм башка учреждениеләр хезмәткәрләре үткәрә.