Шушы көннәрдә «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белән берлектә спорт фестивале оештырдылар.
10 декабрьдә инвалидлар декадасы кысаларында Түбән Кама муниципаль районының 5 нче спорт мәктәбенең спорт залында «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ волонтерлары һәм Кама Аланы психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортында яшәүчеләр командалары арасында мини-футбол буенча турнир узды.
8 декабрьдә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Энергетик» мәдәният сарае иҗат коллективларының концерт программасы узды.
Инвалидлар декадасында Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда «Распахнутые крылья» II региональ фестивале узды. Фестивальдә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары да катнашты.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Галина Калашникова Ижевск шәһәрендә узган «Инвалид балаларны тернәкләндерү һәм иртә ярдәм күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре» дигән бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт күрсәтү һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренең, Россиянең социаль фондының уртак эшен оештыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл утырышы узды.
Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Бергә булдырабыз» проектын тормышка ашыру кысаларында «Кояш һәркемгә бертөрле балкый» дигән чара узды.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Әлмәттә көннән-көн сәламәтлек белән бәйле авырлыкларны җиңәргә мәҗбүр булган кешеләргә зур игътибар бирелә. Шулай да, бу аларның алга таба үсешенә этәргеч була, һәм мондый кешеләр үз мисалларында авырлыкларны ихтыяр көче һәм иҗтимагый тормышта актив катнашу теләге белән җиңеп була икәнен күрсәтәләр һәм исбатлыйлар.
2024 елга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының төп максатлары һәм эш күрсәткечләре өчен ачык онлайн-тавыш бирү тәмамланды.