Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы балалар катнашында юл-транспорт имгәнүен булдырмау максатыннан «Юлда куркынычсызлыкның төп кагыйдәләре» дигән рәсем конкурсы үткәрде.
Конкурста балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты. Алар зур энтузиазм белән рәсемнәр ясадылар, аларда юлда үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләрен сурәтләделәр.
Конкурстан соң юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләштеләр.