«Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм ата-аналар өчен дәресләр үткәрелә

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә логопед Гөлүсә Шәрипова ата-аналар өчен «Китапның тылсымлы дөньясы» дигән семинар-практикум уздырды. Чараның максаты – ата-аналарның педагогик грамоталылыгын арттыру.

Ата-аналар балалар әдәбиятын белү буенча ярыштылар, әкият иҗат иттеләр. Белгеч ата-аналарның бала өчен китапны ничек сайларга, баланы укырга ничек җәлеп итәргә дигән сорауларына җавап бирде.

Балалар өчен нейрогимнастика дәресен комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Фирүзә Яриева үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International