Инвалидлар декадасы кысаларында Казанда Тимер юлчылар мәдәният йортында «ЛУЧ – Сизә белүче кешеләр» иҗат фестиваленең гала-концерты узды.
Быел, оештыручылар сүзләренчә, Россиянең 44 төбәгеннән 736 гариза килгән. Шулардан жюри әгъзалары гала-концерт өчен 172 номер сайлап алдылар. Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче Рәшит Хөснетдинов «Таяк белән бию» номеры белән «Хореография» номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.