Күрү буенча инвалидлар сугышчылар өчен посылка җыйдылар

2023 елның 15 декабре, җомга

Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар кулларыннан килгәнчә махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм итәргә булдылар.

Ай дәвамында учреждениедә МХО катнашучылары өчен посылка җыйдылар. Хатын-кызлар, күрү буенча инвалидлар 30 пардан артык оекбаш бәйләделәр. Шулай ук җылы перчаткалар, кышкы киемнәр һәм шәхси гигиена әйберләре китерделәр.

15 декабрьдә бүләкләрне «Игелекле Казан» коворкингына илттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International