Бүген Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеме өчен ачык һавада спорт чарасы үткәрделәр.
Ярышлар бик күңелле үтте. Белгечләр гадәти булмаган зарядка үткәрделәр, яшьләр кыш һәм кышкы спорт төрләре турында табышмаклар чиштеләр. Шулай ук алар уен-эстафеталарда ярыштылар, кызыклы хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.
Кышкы күңел ачу чарасы шатлык алып килеп кенә калмый, организмга файда да китерә.