Казанның социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә наркомания белән авыручыларны социаль тернәкләндерүне оештыру эше башланды

2023 елның 15 декабре, җомга

Федераль һәм төбәк законнарына үзгәрешләр кертү белән бәйле рәвештә, Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә наркомания белән авыручыларны социаль тернәкләндерү бүлеге оештырылды. Бүлек эшенең максаты – наркомания белән авыручыларның наркотиклар куллану нәтиҗәсендә югалтылган социаль элемтәләрне һәм функцияләрне тулысынча яки өлешчә торгызуга юнәлдерелгән социаль хезмәт күрсәтү хокукын гамәлгә ашыруда ярдәм итү.

Нәтиҗәле эшне оештыру максатыннан беренче этап булып коммерциячел булмаган оешмаларның бу юнәлештәге эш тәҗрибәсен актив өйрәнү, шулай ук Республика клиник наркология диспансеры белән үзара хезмәттәшлекне җайга салу булды.

Казан шәһәренең ХСХККҮ хезмәткәрләре «Дом трудолюбия Иоанна Кронштадтского» АКБО, «Шаг навстречу» Системалы карарлар үзәге һәм Яр Чаллы шәһәрендәге «ЕВА» Гаиләгә ярдәм итү социаль-психологик үзәге тәҗрибәсен өйрәнү буенча очрашулар оештырдылар. Хезмәттәшләр наркоманнар белән эшләү проектларын булдыру тарихлары, эш принциплары һәм технологияләре, наркоманнарның психологик үзенчәлекләре өлкәсендәге белемнәре, кызыклы кейслар, методик һәм практик киңәшләр белән уртаклаштылар.

Социаль хезмәтләр алучыларны җәлеп итү һәм мотивацияләү максатыннан белгечләр шулай ук «Преодоление» үзәгендә тернәкләндерү һәм дәваланудан соң амбулатор интегратив психотерапия программасын үтүче наркология диспансеры пациентлары белән мәгълүмати очрашулар һәм мотивацион консультацияләр үткәрделәр.

Мәгълүмат алмашу һәм уртак социаль- тернәкләндерү чаралары үткәрү өлкәсендә яңа партнерлык мөнәсәбәтләре төзү наркомания белән авыручыларга һәм гаиләләрнең бәйле әгъзаларына социаль хезмәт күрсәтүнең яңа юнәлешен оештыруның мөһим шарты булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International