«Музей һәм балалар» атналыгы кысаларында 9 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар шәһәр картиналар галереясендә булдылар.
Россия Президенты Владимир Путин указы белән 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде.
2024 елның 8–10 апрелендә Мәскәүдә «Экспоцентр» үзәгенең «Форум» павильонында «Интеграция» халыкара күргәзмәсе узачак. Чара җитештерү компанияләрен, профильле ассоциацияләрне һәм инклюзив юнәлешле проектларны җыячак.
Бүген Яр Чаллы шәһәрендәге «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Могҗизалар кыры» онлайн-уен үткәрелде. Чара балалар һәм яшүсмерләр өчен Фән һәм техника атналыгы кысаларында оештырылды.
«Музей һәм балалар» атналыгы кысаларында Алексеевск районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приюты тәрбияләнүчеләре өчен Фән һәм техника музеена виртуаль экскурсия үткәрделәр. Чараның максаты – заманча көнкүреш приборлары барлыкка килү тарихына танып белү кызыксынуын формалаштыру.
«Автомаркет» ҖЧҖ Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче социаль хезмәтләр алучы, инвалид Әхнәф Әхмәтҗия улының Яңа ел хыялын тормышка ашырды. Иске гармун урынына эшмәкәр Артур Илгиз улы өлкән кешегә яңа гармун бүләк итте.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе карамагындагылар үз күзаллауларын, коммуникатив потенциалын киңәйтүне һәм үзләре өчен яңа нәрсәләр белүне дәвам итә. Шәһәрнең эре оешмалары көче белән, шулай ук үзәк җитәкчелеге тарафыннан даими рәвештә гадәти булмаган һәм танып белү чаралары оештырыла.
8 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр гыйбадәтханәдә булдылар. Чара православие бәйрәмнәренә һәм рус халкы гореф-гадәтләренә җәлеп итү, рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыру максатыннан оештырылды.
Казанның 19 нчы гимназиясеннән балалар һәм аларның гаиләләре Яңа ел акциясендә катнашты. 1–11 сыйныф укучылары республиканың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлары өчен кулдан эшләнгән 805 открытка ясадылар.
Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен Яңа ел тамашасы узды.