«Музей һәм балалар» атналыгы кысаларында 9 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар шәһәр картиналар галереясендә булдылар.
Социаль хезмәтләр алучылар Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Анатолий Яншинның шәхси күргәзмәсе белән таныштылар. Рәссам иҗатында төп юнәлеш – авыл темасы. Ул авылның көнкүреше һәм тарихы тематикасына мөрәҗәгать итә.
Күргәзмәдә катнашучылар экскурсоводны кызыксынып тыңладылар һәм сынлы сәнгатьнең яңа техникалары белән таныштылар. Күп кенә картиналар соклану һәм кызыксыну уятты.
Чарада 11 кеше катнашты.