8 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр гыйбадәтханәдә булдылар. Чара православие бәйрәмнәренә һәм рус халкы гореф-гадәтләренә җәлеп итү, рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыру максатыннан оештырылды.
Балалар белән викторина, рәсем ярышлары үткәрделәр, кызыклы биремнәр тәкъдим иттеләр. Тәрбияләнүчеләр кечкенә бүләкләр һәм приют китапханәсен тулыландыру өчен китаплар алдылар.