2024 ел – Россиядә Гаилә елы

2024 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Россия Президенты Владимир Путин указы белән 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде.

Президент йөкләмәсе нигезендә Россия Хөкүмәте тарафыннан Гаилә елын үткәрү буенча оештыру комитеты төзелде. Аны Хөкүмәт Рәисе урынбасары Татьяна Голикова җитәкли.

Россиядә Гаилә елын үткәрү буенча төп чаралар планын формалаштыруда төп бурычлар булып яшь гаиләләрдә беренче балаларның тууы өчен шартлар тудыру, репродуктив сәламәтлекне ныгыту, күпбалалы һәм күпбуынлы гаиләләргә ярдәм итү, күпбалалы гаиләгә мода формалаштыру тора.

Гаилә елын «Туганнарыбыз – яратканнарыбыз» Бөтенроссия гаилә форумы белән ачу планлаштырыла. Ул 19 гыйнвардан ВДНХда «Россия» күргәзмәсендә узачак.

Гаилә елы брендбугы белән монда танышырга мөмкин >>.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International