Көндезге тору бүлечәсендә катнашучылар Чаллының IT-паркында булдылар

2024 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе карамагындагылар үз күзаллауларын, коммуникатив потенциалын киңәйтүне һәм үзләре өчен яңа нәрсәләр белүне дәвам итә. Шәһәрнең эре оешмалары көче белән, шулай ук үзәк җитәкчелеге тарафыннан даими рәвештә гадәти булмаган һәм танып белү чаралары оештырыла.

Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында көндезге тору бүлекчәсе Яр Чаллының IT-паркында экскурсиядә булдылар. IT-парк хезмәткәре Алена Тимербулатова технопарк эшчәнлеге турында сөйләде. Кунаклар биредә стартап-проектларны һәм IT-компанияләрне комплекслы үстерү өчен платформа булдырылганын белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International