Яшел Үзән тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Яңа ел бүләкләре алдылар

2023 елның 29 декабре, җомга

Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен Яңа ел тамашасы узды.

Балалар тамашага Яңа ел костюмнары киеп килделәр. Педагоглар әкият персонажлары белән кызыклы театральләштерелгән тамаша әзерләделәр. Кыш Бабай һәм Кар Кызы килү белән күңелле уеннар, җырлар, конкурслар белән чын бәйрәм башланды.

Һәр бала татлы бүләк алды. Бүләкләр алуда депутат Илдар Гыйльметдинов, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, «Пальмира» ҖЧҖ, Роман Богданов йөзендә «Бастион» төзелеш компаниясе хәйрия ярдәме күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International