Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль хезмәт күрсәтү, спорт һәм мәдәният оешмаларының «ВКонтакте» социаль челтәре төркемнәре (берләшмәләре) арасында 2023 елда иң яхшы төркем (берләшмә) бөтенроссия интерактив конкурсында катнашты. «Россия социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең иң яхшы «ВКонтакте» төркеме (берләшмәсе) – 2023» номинациясендә учреждение өченче урынны алды.
Шулай ук конкурс кысаларында «Социаль хезмәт күрсәтү оешмасының «ВКонтакте» рәсми төркеме (берләшмәсе) эшендә һәм алып барудагы уңышлары өчен» грамота белән учреждениенең система администраторы Адель Гайнетдинов бүләкләнде.