Буа интернат-йортының аз хәрәкәтләнүче кешеләре янына кунак килде

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучыларны котларга Кыш Бабай килде. Интернат-йортта яшәүчеләр бик күп уңай эмоцияләр алдылар, кунакка шигырьләр сөйләделәр, Яңа ел җырлары җырладылар. Һәркем татлы бүләк алды.

Мондый очрашулар өлкәннәрнең һәм инвалидларның эмоциональ халәтенә уңай йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International