Буа интернат-йортында саф һавада Яңа ел тамашасы оештырылды

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында саф һавада чара узды. Социаль хезмәтләр алучылар учреждение белгечләре оештырган «Боз патшалыгында, карлы дәүләттә» миниатюрасында катнаштылар.

Чарада катнашучылар әйлән-бәйлән уйнадылар, Яңа ел җырларын җырладылар, «Чишмә» уенын уйнадылар һәм күңелле вакыт үткәрделәр.

Чараның максаты социаль хезмәтләр алучылар арасында уңай кызыксынулар, дуслык мөнәсәбәте формалаштыру һәм кәеф күтәрү иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International