Татарстан брендларын «Знай наших» конкурсында катнашырга чакыралар

2024 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Росконгресс фонды «Знай наших» Россиянең яңа брендлары конкурсын үткәрә. Аның максаты – илнең барлык төбәкләрендә перспективалы Россия брендларын үстерүгә ярдәм итү.

Конкурсның бурычы – сыйфаты буенча чит ил аналогларыннан калышмаган, ә еш кына алардан өстен булган Россия брендларының төрлелеген күрсәтү.

Конкурста компанияләре тотрыклы үсеш темпларын һәм җитештерүне локальләштерүнең югары дәрәҗәсен күрсәтә торган кече һәм урта бизнес вәкилләре катнаша ала.

Гаризалар 2024 елның 31 гыйнварына кадәр (https://xn--d1ach8g.xn--c1aenmdblfega.xn--p1ai/brand), биш юнәлеш буенча кабул ителә: «Азык-төлек һәм туклану», «Куллану товарлары», «Креатив», «ИТ», «Югары технологияләр». Махсус номинацияләр – «Инклюзия» һәм «Иң кыю идея».

Җиңүче компанияләр маркетплейсларда һәм медиада пропагандалауда ярдәм алачак, укыту программаларына керү, бизнес-экспертлар белән шәхси очрашулар, бизнес-берләшмәләрдә әгъзалык, зур чараларда бушлай катнашу мөмкинлеге, шулай ук грант ярдәме алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International