Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 3 нче мәктәп волонтерлары белән берлектә рухи-әхлакый тәрбиянең нәтиҗәлелеген арттыру һәм балаларны халык мәдәнияте нигезләренә җәлеп итү максатыннан белем бирү һәм күңел ачу чарасы үткәрелде.
18 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физкультура-сәламәтләндерү дәресе узды. Анда көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар катнашты.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар тарих-туган якны өйрәнү музеенда, «Поповтан Стахеевка кадәр» тематик экскурсиясендә булдылар.
Бүген Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге тору бүлеге яшьләре белән «Гаилә фотоальбомы» дигән тематик сәгать үткәрделәр. Чара Россиядә Гаилә елына багышланган иде.
Татарстан Республикасында Яәнни-технологик үсеш елында, социаль хезмәтләр алучыларның иҗади потенциалын арттыру максатыннан, Спас районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре эшләрендә инновацион технологияләрне кулланалар.
уа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләре, вакциналаштыру, планлы госпитализацияләү, диспансер күзәтүе һәм башка медицина ярдәме күрсәтү өчен район үзәк хастаханәсенә китерүне дәвам итә.
Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре һава шартларының начараюы һәм көчле кар басуы сәбәпле «Кар десанты» акциясендә катнашалар.
Алексеевск районының «Кайгырту социаль приютында «Иртә һөнәри юнәлеш бирү» модуле кысаларында вакытлы матбугат, ММЧ хезмәткәрләре, журналистлар хезмәтенең үзенчәлекләре турында белемнәр формалаштыру буенча мәгълүмати сәгать узды.
Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында даими рәвештә нейробика дәресләре үткәрелә. Гадәти булмаган комбинацияләрдә тән хәрәкәтләрен куллануга нигезләнгән күнегүләр Альцгеймер авыруын профилактикалауга ярдәм итә.
Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Марина Сәгыйдуллина «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел…» проекты кысаларында «Ватан геройлары» уен-викторинасын үткәрде.