Татарстан Республикасында Яәнни-технологик үсеш елында, социаль хезмәтләр алучыларның иҗади потенциалын арттыру максатыннан, Спас районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре эшләрендә инновацион технологияләрне кулланалар.
Беренче индивидуаль дәрестә 3D-каләм белән рәсем ясау өстенлекләрен Сергей Прокофьев бәяли алды. Ул өч күләмле аппликация ясады.
Мондый кызыклы заманча сәнгать өчен махсус осталык кирәкми. Өлкән яшьтәге кешеләр иҗат процессыннан ләззәт алалар, шул ук вакытта аларның фантазиясе үсә.