Алексеевск районының «Кайгырту социаль приютында «Иртә һөнәри юнәлеш бирү» модуле кысаларында вакытлы матбугат, ММЧ хезмәткәрләре, журналистлар хезмәтенең үзенчәлекләре турында белемнәр формалаштыру буенча мәгълүмати сәгать узды.
Дәрес башында балалар «Кызыклы вакыйгалар һәм фактлар» рубрикасыннан танып белү видеоролигын карадылар һәм Россия матбугаты көне турында белделәр. Тәрбияче Виктор Лифанов сорауларына җавап биреп, приютта тәрбияләнүчеләр бу һөнәр ияләренең хезмәт үзенчәлекләре турында белделәр. Сюжетлы-рольле уен үткән материалны ныгытырга ярдәм итте.