Зәйдә өлкән кешене хөрмәтләделәр

2024 елның 16 феврале, җомга

15 февральдә үзенең 101 яшен Бөек Ватан сугышында катнашучы, Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучы А. Ивановна билгеләп үтте.

Иртәдән үк ул кунаклардан һәм телефон аша котлаулар кабул итте. Бу көнне А. Ивановнаны Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов, районның социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина, үзәк район хастаханәсе, көч структуралары, «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасы бүлекчәсе вәкилләре, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре котларга килделәр.

А. Ивановна бик кунакчыл кеше. Һәр котлауны ул басып тыңлады, җылы сүзләр өчен рәхмәт белдерде һәм беркемне дә чәй белән сыйламыйча җибәрмәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International