2024 ел Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләренең һәм белгечләренең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү буенча стажировка мәйданчыклары булдыру, алдынгы эш тәҗрибәсен тарату һәм социаль инновацияләрне үстерү белән билгеләп үтелә.
15 февральдә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Участок социаль хезмәте» программасы буенча стажировка мәйданчыгы кысаларында беренче укыту семинары оештырды. Анда Мөслим, Сарман, Тукай һәм Минзәлә муниципаль районнарының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләре мөдирләре һәм белгечләре катнашты.
Көн программасы теоретик өлешне дә, практикумны да үз эченә алды. Стажировка кураторы участок социаль хезмәтен формалаштыру моделен, практиканы оештыру һәм норматив-хокукый яктан тәэмин итүне тәкъдим итте, гаиләләр һәм балалар белән эшләү технологияләре һәм формалары белән таныштырды.
Катнашучылар балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү, социаль участокларда социаль-педагогик һәм социаль-психологик ярдәм күрсәтү, тиешле документларны рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Көннең икенче яртысында стажерларга беркетелгән территориаль участокның консультация пунктларының берсе базасында «Гаилә мирасы» программасы буенча төркем дәресендә катнашу тәкъдим ителде.
Стажировканың төп максаты белгечләрнең һөнәри һәм шәхси компетентлык дәрәҗәсен күтәрү, һөнәри проблемаларны хәл итү иде.