«Умырзая»үзәге оештырган чара гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытырга ярдәм итте

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

Президент Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында Минзәлә районындагы «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Аҗаган» дигән гаилә спорт-патриотик уены оештырылды. Чарада учреждение хезмәткәрләре, балалар һәм аларның ата-аналары катнашты.

Уен парк зонасында, саф һавада узды. Ике команда төрле конкурсларда ярышты, биремнәрне үтәде. Һәркем уңай эмоцияләр һәм энергия алды.

Мондый чаралар балаларны һәм ата-аналарны берләштерә, дуслык мөнәсәбәтләре, ватанпәрвәрлек, гаделлек тәрбияли, командада эшләргә өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International