«Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә сабын ясау буенча мастер-класс үткәрделәр

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә сабын ясау буенча мастер-класс белән Гөлназ Газимова килде. Чараның максаты – инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» милли чемпионатына әзерлек.

Гөлназ Газимова тәрбияләнүчеләргә сабынның борынгы заманнарда ничек ясалуы турында сөйләде. Балалар сабын ясауның борынгы заманнардан килгәнен, ә соңгы вакытта кулдан эшләнгән сабын кебек бүләкләр аеруча популяр булуын белделәр.

Кунак җитәкчелегендә балалар сабын кисәкләре ясадылар. Сабын ясау процессы һәркемгә зур шатлык китерде.

Хезмәт буенча инструктор Гөлнара Сәлихҗанова сүзләренчә, мондый мастер-класслар кул хезмәтен популярлаштыра, һөнәри ориентлашуга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International