Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында 21 февральдә «Актив озын гомерлелек» проекты активистлары, «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлеге белгечләре белән берлектә, тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешеләр янына бардылар. Гаиләдә ике өлкән кеше яши.
Чираттагы очрашуны Ватанны саклаучылар көненә багышладылар. Искәндәр Габбас улы кунакларны шатланып каршы алды һәм хәрби хезмәт үтүе турында истәлекләр битен горурлык белән ачты. Ул шулай ук гаилә тормышыннан кызыклы мәгълүмат белән уртаклашты. Ул армиягә чакырылганчы ук өйләнгән булган. Өч ел дәвамында Рәисә Госман кызы иренең әти-әнисе белән яши, хуҗалык алып бара. Искәндәр Габбас улы тормыш иптәшенә бик рәхмәтле. Алар инде 62 ел бергә яшиләр.