«Туган ил сулышын саклыйбыз» проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларны Идел буе халыклары әкиятләре белән таныштыру чаралары дәвам итә. Бу юлы балалар удмурт әкиятләре белән таныштылар.
Бер атна дәвамында балалар «Күркә, үрдәк һәм башкалар», «Ай кыяфәте», «Ал чәчәк», «Аюлар ничек барлыкка килгән» кебек удмурт әкиятләрен укыдылар. Шулай ук удмурт халык җырларын һәм мәкальләрен тыңладылар, әкият персонажларын ясадылар. Кызыклы атна удмурт әкиятенә нигезләнгән «Ай кыяфәте» мультфильмын ясау белән тәмамланды.
Мондый чаралар патриотик әһәмияткә ия. Алар күзаллауларны киңәйтергә һәм яңа белемнәр алырга гына түгел, ә төрле мәдәниятләргә һәм халыкларга хөрмәт формалаштырырга да ярдәм итәләр.