22 февральдә Гаилә елы кысаларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә яңа традиция кертелде. «Волонтер» үзәге волонтерлары һәм «Юнармия» балалар-яшүсмерләр хәрәкәте вәкилләре белән берлектә котлау акциясе оештырылды. Ватанны саклаучылар көне белән өйдә белем алучы мөмкинлекләре чикле бала тәрбияләүче гаиләне котладылар.
«Юнармия» һәм «Волонтер» үзәге вәкилләре солдатларның, табибларның, иреклеләрнең батырлыклары турында сөйләделәр, шул исәптән махсус хәрби операция кысаларында. Гаилә әгъзалары белән бергә арт-терапия ысулын кулланып Ватанны саклаучылар көненә открыткалар ясадылар.
Очрашу азагында гаиләгә үзмәшгуль граждан Алина Г. агачтан ясалган истәлекле бүләк тапшырдылар.