Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны театр эшчәнлегенә җәлеп итү юлы белән аларның иҗади сәләтләрен үстерү аша тернәкләндерүдә һәм социализацияләүдә ярдәм итү максатыннан, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды 26 февральдән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Театр – All Inclusive» VI Республика балалар театр студияләре фестивален игълан итә.
Фестивальгә Гаилә елына һәм традицион кыйммәтләрне саклауга багышланган эшләр тәкъдим ителә. Конкурс эшләре түбәндәге номинацияләр буенча бәяләнә:
- «Авторга әфарин!»;
- «Бөтен тормышыбыз – театр».
Иҗади эшләр һәм конкурста катнашу өчен гаризалар 2024 елның 26 апреленә кадәр abcrt@mail.ru электрон адресы буенча кабул ителә.
Барлык кирәкле мәгълүматны (843) 528-29-00 телефоны яки электрон почта аша алырга мөмкин: abcrt@mail.ru.