Татарстанда социаль тармак белгечләре өчен гаилә иминсезлеген профилактикалау буенча семинарлар уздырылды

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

27 мартта Татарстанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләре, балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар белгечләре өчен укыту семинары узды. Чараның темасы – «Гаилә иминсезлеген профилактикалауның заманча ысуллары». Укуны Россиядә Гаилә елы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында оештырдылар.

Семинар барышында гаилә кыйммәтләрен торгызу, балалар тарафыннан кайгыны кичерү мәсьәләләре каралды. Шулай ук гаиләдә балалар–ата-аналар мөнәсәбәтләрен гармонияләштерү буенча практикум үткәрделәр. Санкт-Петербург шәһәренең «Гаилә» мәгълүмати-методик үзәге белгечләре халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең гаилә иминлеген кисәтү буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Семинарда 63 белгеч катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International