«Абилимпикс» чемпионатларында катнашучыларны эшкә урнаштыруны тәэмин итүче иң яхшы эш бирүчеләрнең бөтенроссия рейтингына йомгак ясалды. Жюри катнашучыларны эшкә кабул ителгән инвалид кешеләрнең өлеше, инвалид өчен тәкъдим ителгән хезмәт хакы дәрәҗәсе, инвалидлар өчен киңәйтелгән социаль пакет булу, махсус эш урыннары булу, җайлы эш вакытын куллану мөмкинлекләре, остаз бирү һ. б. критерийлар буенча бәяләде.
Иң яхшы ун оешма исемлегенә Татарстан Республикасының өч оешмасы керде:
- С. П. Горбунов ис. Казан авиация заводы – ГАҖ «Туполев» филиалы;
- «Казан педагогика көллияте» ДАҺББУ;
- «Казан вертолет заводы» АҖ.
Бөтенроссия рейтингының максатлары – эш бирүчеләрне инвалидларны эшкә кабул итүгә стимуллаштыру, эшләүче инвалидлар санын арттыру.
«Абилимпикс» чемпионатларында катнашучыларны эшкә урнаштыруны тәэмин итүче иң яхшы эш бирүчеләрнең тулы рейтингы белән Россия Хезмәт министрлыгы сайтында танышырга мөмкин (https://mintrud.gov.ru/events/1356).