Казанда «Ата-аналар кунак бүлмәсе» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар

2024 елның 29 марты, җомга

Казанның Совет районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы «Яшүсмерләр кризисы – балага бәхетле булып үсәргә ничек ярдәм итәргә?» төркемле дәресе үткәрде. Чарада социаль хезмәт алучы ата-аналар катнашты.

Дәреснең максатлары: ата-аналарга яшүсмерләр кризисы үзенчәлекләрен аңлауда ярдәм күрсәтү, балигъ булмаганнар белән уңай аралашу ысуллары белән танышу.

Дәрес барышында ата-аналар яшүсмерләр кризисының төп үзенчәлекләре, ата-аналар күздән ычкындырмаска тиеш булган яшүсмерләрдәге үзгәрешләр белән таныштылар. Ахырда барлык катнашучыларга алган белемнәрен ныгытуга юнәлдерелгән өй эше тәкъдим ителде.

Казанның Вахитов районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы «Ата-аналар кунак бүлмәсе» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Бәхетле гаилә әлифбасы» дигән төркемле дәрес үткәрде. Чара гаилә институтының кыйммәтен саклауга, ата-аналар берләшмәсен формалаштыруга һәм ата-аналарның тәрбия мәсьәләләрендә психологик-педагогик компетентлык дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International