Тәтеш интернат-йортында стажировка мәйданчыгы оештырылды

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты базасында социаль учреждениеләр җитәкчеләренең һәм белгечләренең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү буенча стажировка мәйданчыгы үткәрелде. Чараның темасы – «Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның коммуникатив потенциалын арттыру технологияләре».

Чарада Азнакай, Буа, Спас һәм Кайбыч интернат-йортларыннан коллегалар катнашты. Тәтеш интернат-йортының социаль тернәкләндерү буенча белгече Наталья Самаркина тыңлаучыларны коммуникатив потенциалны арттыру максатында күрсәтелә торган хезмәтләрнең норматив базасы белән таныштырды. Шулай ук альтернатив коммуникация технологиясе тәкъдим ителде, «Гаҗәеп төймәләр» программасы буенча дәрес һәм макраме техникасында курчак ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

Укуны тәмамлагач, барысы да тест узды һәм сертификатлар алды. Мондый чаралар социаль хезмәт күрсәтү практикасына яңа технологияләр кертүгә һәм учреждениеләр арасында тәҗрибә уртаклашуга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International