Балаларда татар халкының мәдәни мирасына кызыксыну уяту максатыннан «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен тәрбияче Ольга Фролова танып белү дәресе үткәрде. Чара татар милли киемнәре һәм орнаментлары турындагы күзаллауларны киңәйтүгә, халык иҗаты осталарына хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Дәрес барышында балалар көндәлек һәм бәйрәм татар киемнәре, ир-ат һәм хатын-кыз костюмнары үзенчәлекләре белән таныштылар. Балалар «Түбәтәй» татар халык уенын уйнадылар, алъяпкычтагы бизәкләрне буядылар. Дәрес ахырында катнашучыларны чәк-чәк белән сыйладылар.