Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 45 954 вакансия тәкъдим итә. Шулардан:
- 29,4 % сәнәгатьтә (13,5 мең эш урыны);
- 10,8 % сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (5 мең эш урыны);
- 9,5 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (4,4 мең эш урыны);
- 6,1 % сату һәм көнкүреш хезмәт күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (2,8 мең эш урыны);
- 4,9 % транспортта (2,2 мең эш урыны);
- 2,3 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (1,1 мең эш урыны);
- 1,2 % мәгълүмати технологияләр, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,5 мең эш урыны);
- 35,8 % – тармак-ара һөнәрләр һәм белгечлекләр (16,4 мең эш урыны);
Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,08 кеше тәшкил итә. Рәсми эшсезләр сыйфатында 3 903 татарстанлы теркәлгән.