Гаилә елы кысаларында Кама Тамагы районында «Кама таңнары» социаль ярдәм үзәге» коммерциячел булмаган автоном оешмасында «Ир белән хатын – икесе бер шайтан таягы» дигән чара уздырылды. Үзәк белгечләре социаль хезмәтләр алучылар өчен уен элементлары белән танып белү әхлакый-тәрбия программасы әзерләгәннәр иде.
8–10 апрельдә Мәскәүдә, «Экспоцентр» күргәзмә комплексы территориясендә, «Интеграция» VIII Халыкара тернәкләндерү һәм карау өчен җиһазлар һәм технологияләр күргәзмәсе узачак.
«Гаилә – ул өй» – шушы девиз астында Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының гаилә парлары Россиядә Гаилә елына багышланган баннер әзерли. Иҗади энтузиазм белән гаилә парлары үз көчләрен берләштереп һәм бер-берсен илһамландырып, эшкә керештеләр.
Питрәч районында Ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Әлгизә Фәйзуллина «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләрнең, «Яхшылык бүләк итәбез» волонтерлык хәрәкәтендә катнашучыларның, «көмеш» яшьтәге волонтерлар белән очрашуын оештырды.
Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 65 яшьтән өлкәнрәк авыл халкын районның медицина оешмаларына китерү эше дәвам итә. Эш «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла.
Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Ангелина Әхмәтшина, Максим Кожемякин, Айша һәм Альмира Солтановлар «Куркынычсызлык нигезләре» Халыкара дистанцион конкурсында катнаштылар.
Ватанга патриотик мәхәббәтне саклап калу, батырлык кылган кешеләр турында истәлекне мәңгеләштерү максатыннан, Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләрен алучылар МХО катнашучылар турында экспонатлар һәм мәгълүмати материаллар белән таныштылар. Алар «Геройлар безнең арада» күчмә республика күргәзмәсендә тәкъдим ителгән.
4 апрельдә Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор көндезге тору бүлеге балалары белән ял итү чарасы үткәрде. Чара Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елына багышланган иде.
4 апрельдә, Йөкле хатын-кызлар көне алдыннан, Зәй үзәк район хастаханәсендә «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары белән очрашу узды. Булачак әниләр белән «Ата-аналар раунды» тренинг-уены уздырылды. Ул ата-ана педагогикасы һәм психологиясе буенча теоретик һәм практик белемнәрне актуальләштерүгә, баланың үсеше һәм тәрбиясе проблемаларын хәл итү күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.
Бөгелмә районында «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар белән «Тәрәзә төбендәге бакча» технологиясен гамәлгә ашыралар. Проект хезмәт һәм башлангыч экологик күнекмәләрне формалаштыруга, балаларның белән тәҗрибә-тикшеренү эшчәнлеге тәҗрибәсен алуга юнәлдерелгән.