Мәскәүдә халыкара күргәзмәдә тернәкләндерү һәм карау өчен җиһазлар тәкъдим ителәчәк

2024 елның 5 апреле, җомга

8–10 апрельдә Мәскәүдә, «Экспоцентр» күргәзмә комплексы территориясендә, «Интеграция» VIII Халыкара тернәкләндерү һәм карау өчен җиһазлар һәм технологияләр күргәзмәсе узачак.

Татарстан Республикасыннан әлеге күргәзмәдә «GT DRESS» – үзенчәлекле сәламәтлек мөмкинлекләре булган балалар һәм яшүсмерләр өчен кием җитештерүче катнашачак. Проектка 2015 елда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән улын тәрбияләүче Далия Гайнанова нигез салган.

«Интеграция» күргәзмәсе турында тулырак мәгълүматны чараның сайтында табып була: https://integration.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International