«Умырзая» тернәкләндерү үзәгеннән балалар куркынычсыз тәртип нигезләре буенча конкурста катнаштылар

2024 елның 5 апреле, җомга

Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Ангелина Әхмәтшина, Максим Кожемякин, Айша һәм Альмира Солтановлар «Куркынычсызлык нигезләре» Халыкара дистанцион конкурсында катнаштылар.

Конкурсның максаты – балаларның куркынычсызлык мәсьәләләре буенча белемнәрен тикшерү.

Балалар тест биремнәрен үтәделәр, «Көнкүрештә куркынычсызлык», «Интернетта куркынычсызлык», «Гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсызлык нигезләре» кебек бүлекләр буенча белемнәрен күрсәттеләр. Балалар дипломнар һәм катнашучы сертификатлары алдылар.

«Без барыбыз да балаларны сак булырга өйрәтәбез, ләкин алар куркынычны һәрвакыт үзләре таный алмыйлар. Нәкъ менә шуңа күрә без балалар белән тормыш ситуацияләрен карыйбыз һәм теге яки бу ситуациядә ничек дөрес эш итәргә кирәклеген аңлатабыз», – дип уртаклашты социаль педагог Илсинә Нуриева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International