Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Йөкле хатын-кызлар көненә багышланган чаралар уза

2024 елның 5 апреле, җомга

4 апрельдә, Йөкле хатын-кызлар көне алдыннан, Зәй үзәк район хастаханәсендә «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары белән очрашу узды. Булачак әниләр белән «Ата-аналар раунды» тренинг-уены уздырылды. Ул ата-ана педагогикасы һәм психологиясе буенча теоретик һәм практик белемнәрне актуальләштерүгә, баланың үсеше һәм тәрбиясе проблемаларын хәл итү күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.

Татарстанның Балтач районында үзәк район хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе базасында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Роза Галимова индивидуаль консультация һәм хатын-кызларның психоэмоциональ халәтенә диагностика үткәрде. Белгеч булачак әниләрне борчылуларны бетерү, уңай психик һәм эмоциональ халәтне саклау өчен эчке ресурслар эзләү ысуллары белән таныштырды.

Шулай ук социаль челтәрдәге учреждение аккаунтында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге тарафыннан «Йөкле хатын-кыз – иң матуры!» фотоконкурсы игълан ителде. Анда районның әниләре һәм булачак әниләре катнаша ала. Җиңүче файдалы бүләк алачак.

Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Йөкле хатын-кызларны психологик озата бару: ана булудан баш тарту турындагы карарларны профилактикалау, аңлы ата-ана позициясен формалаштыру» программасы буенча төркемле дәрес үткәрде. Чарада 21 йөкле хатын-кыз катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International